Сабабаш төп мәктәбе укучылары ел саен яз көне Җиңү көне алдыннан үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылдылар.
Быел ул аеруча әһәмиятле, чөнки без 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. «Георгий тасмалары " - ул символ гына түгел, ә Бөек Ватан сугышында җиңүчеләрнең батырлыгына хөрмәт билгесе. Акциянең төп максаты-ничек кенә булмасын, яңа буынга халыкның иң куркыныч сугышны нинди бәя белән җиңүен, без кемнең варисы булып калуыбызны, кем белән горурланырга, кемне истә тотарга тиешлегебезне онытмаска тырышу.