ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

 

Балаларны яклау көне-якты, шатлыклы бәйрәм. Аларның җәй башлавы юкка түгел бит, ул хаклы рәвештә безнең балаларныкы. Аларда безнең шатлык һәм өметебез, хезмәтебез һәм бәхетебез.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Сабантуй бәйрәме алдыннан Түбән Симет авыл клубы хезмәткәрләре борынгы татар йоласын Сабантуйга “Бирнә җыю” үткәрделәр. Авылларда бүләкләр җыю бәйрәм башланырга бер атна кала башлана. Авыл халкы яулык, сөлге, тукыма кисәкләре бүләк итә. Алынган бүләкләр Сабантуйда уздырыла торган ярышларда тапшырылачак.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Сабантуй алдыннан җирлектә бөтен җир җыештырыла, тәртипкә китерелә. 30 май көнне Югары Симет авылы зиратында өмә узды.  Шушы эштә катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

1
июнь, 2025 ел
якшәмбе

Балаларны яклау көне - якты, шатлыклы бәйрәм. 1 июнь белән җәй башлана, бу көн хаклы рәвештә безнең балаларныкы. Балаларда безнең шатлык һәм өметебез, хезмәтебез һәм бәхетебез.

 

Олы Нырты авыл мәдәният йорты, китапханәсе, Чабья Чурчи авыл клубы хезмәткәрләре Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан балалар Сабантуе үткәрделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары «Кашыкта йомырка белән йөгерү», «Өч аяклы», «Аркан тартышу», «Таяк тартышу», «Капчык киеп йөгерү" һәм башка бәйгеләрдә осталык, тапкырлык һәм җитезлектә ярыштылар. Бәйрәм ахырында балалар тәм-том белән сыйланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Шәмәрдәндә "Яшьлек" яшьләр үзәге велоузыш һәм квест-уен үткәрде.

1-21 нче июнь көннәрен балалар мәктәп яны сәламәтләндерү һәм ял лагерында уздырачак.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

01 июнь көнне Эзмә авылында әби-бабаларыбыз традицияләренә тугрылыклы булып, "Сабантуй" милли бәйрәменә "Бүләк җыю" йоласы оештырылды

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

01 июнь  көнне Пүкәл авылында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта. Авылыбыз яшьләре өлкәннәрдән откан авыл көйләрен җырлап урамнар буйлап уздылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

1 июнь көнне Байлар Сабасының үзәк мәйданында балаларны яклау көненә багышланган «Бәхетле балачак» бәйрәм концерты узды. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Р.Ф. төрле конкурсларда катнашып,  Гран-при откан  җиңүчеләрне котлады һәм акчалата премиягә сертификат тапшырды. Шулай ук, «Талантлы балачак» конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алды, бу алар өчен күңелле сюрприз булды.

Сәхнәдә балалар сәнгать мәктәбе укучылары, шулай ук конкурста җиңүчеләр башкарган җырлар, көйләр яңгырады, биюләр башкарылды. Балаларның чыгышлары энергия һәм бай хис -кичерешләр белән тулы иде, ә дәртле биюләр бәйрәм атмосферасына аерым бер ямь өстәде. Бу көн балалар һәм аларның ата-аналары өчен чын бәйрәмгә әверелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Сөлге җыю - татарларда Сабантуй алдыннан үткәрелә торган йола ул. Авыл халкы бу көнне дулкынланып көтә, бүләкләр, яраткан ризыклары белән өстәлләр әзерли. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International