Балаларны яклау көне-якты, шатлыклы бәйрәм. Аларның җәй башлавы юкка түгел бит, ул хаклы рәвештә безнең балаларныкы. Аларда безнең шатлык һәм өметебез, хезмәтебез һәм бәхетебез.
Балаларны яклау көне алдыннан, 31 май көнне Сабабаш авыл клубында «Бәхетле балачак»күңел ачу – уен программасы узды. Чара башында клуб мөдире балаларны бәйрәм белән котлады, балаларны яклау көненең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. . Шуннан соң барлык балалар да уен программасында рәхәтләнеп катнаштылар. Балалар уеннарда, конкурсларда кызыксынып һәм дәртләнеп катнаштылар. Чарада катнашучыларның һәркайсы бүләк һәм татлы призлар алды.