ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 елның 05 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Иштуган авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрделәр. 

Тэги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

Бүген ял һәм сәламәтләндерү лагеренең 10 нчы көне бик кызыклы узды. Балалар "чишмәле" ял итү урынына килделәр. Табигатьнең матурлыгын күзәттеләр, елга буенда кармак салып балык тоттылар. Һәрберсе кармакка эләккән балыкларына сөенделәр.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Балалар бакчасында чыгарылыш кичәләре

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

 Бакча белән саубуллашу”

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

“Агачта матур бизәкләр” - мастер-класс

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

  Милли  бәйрәм - Сабантуй бәйрәме алдыннан ҖЧ «Игенче» җәмгыяте белгечләре һәм  хезмәткәрләре, авыл алдынгылары , мәдәният хезмәткәрләре    Шекше, Алан-Елга,  Сәрдә, Иләбәр,  Эзмә, Өтернәс авылларында бирнә җыю оештырды. Олыларны, яшьләрне, балаларны берләштереп үткәрелгән йола, быел да оешкан төстә узды.

8 июньдә Россиядә ел саен социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Бу – эш аеруча ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗлар турында кайгырту белән бәйле кешеләрнең һөнәри бәйрәме. Бәйрәм көне очраклы гына сайланмаган. Нәкъ менә шушы көнне 1701 елда Петр I – хәлсез, ярлы һәм ялгыз кешеләргә ярдәм итү өчен беренче дәүләт учреждениеләрен төзү турындагы Указга кул куя. Бу тарихи документ илебездә социаль яклауның заманча системасына нигез салды.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

      Балаларны яклау көне-Бәхетле балачак бәйрәме. Балалар җәй башын һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр. "Балачак планетасы" дип аталган күңелле һәм шатлыклы бәйрәм безнең приютта узды. Без бу көнне бәйрәм рухы тудырырга, балаларны күңелле уеннар, җырлар, биюләр белән сөендерергә тырыштык. Шулай ук аниматорлар белән күңел ачу-уен программасы да узды. Чара барышында балалар күңелле һәм дустанә атмосферага чумдылар. Алар кызыксынып һәм дәртләнеп сорауларга җавап бирделәр, шаян табышмакларны чиштеләр. Конкурслар күңелле һәм мавыктыргыч узды. Бу көнне битараф һәм пассив егетләр булмады, барысы да бик теләп уеннарга кушылдылар. Күңел ачу, көлү һәм яхшы кәеф атмосферасы хөкем сөрә иде. Иганәчеләребезгә ярдәмнәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә эшегездә уңышлар һәм сәламәтлек телибез.

Тэги: ОСЗ Тургай

6 июньдә, бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның туган көнендә, рус теле көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көн алдыннан Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Нәгыймова М.С. балигъ булмаган балалар белән «Әдәби кунак бүлмәсе» дигән темага викторина үткәрде. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: балаларны әһәмиятле вакыйга- рус теле көне белән таныштыру, телләрнең аваз һәм язма үзенчәлекләрен билгеләргә өйрәтү, толерантлык, интернационализм тәрбияләү, сүзлек запасын, дөньяга карашны, фикер эшчәнлеген үстерү, рус телен өйрәнүдә кызыксыну уяту.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Саба районы

Эшчәнлекнең ярдәмчел, шәфкатьле һәм тормыш зирәклеге социаль эшләрдәге кебек мөһим роль уйнаган башка бер өлкәсе дә юктыр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International