“Бакча белән саубуллашу”

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Сабаның 2 нче номерлы “Әллүки” балалар бакчасында “ Бакча белән саубуллашу” бэйрэме булып узды.Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе күңелгә кереп кала торган, онытылмас бәйрәмнәрнең берседер. Аңа әзерлек бик дулкынландыргыч һәм җаваплы булды. Бәйрәмдә җырлар, биюләр, уеннар һәм бүләкләр бик күп булды. Малайларның бәйрәм костюмнары, кызларның матур күлмәкләре бәйрәмне аеруча бизәде. Балалар бакчасы, тәрбиячеләр, ата-аналар турында матур җырлар беркемне дә битараф калдырмады. 

Ел саен балалар бакчасы мәктәпкә гади генә балаларны түгел, ә чын мәгънәсендә талантлы йолдызлар чыгара. Төркемдә һәр бала - кечкенә генә йолдызчык. Һәрберсе кабатланмас. Бүген дә без аларны горурлык белән, зур өметләр баглап мәктәпкә озатабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International