8 июньдә Россиядә ел саен социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Бу – эш аеруча ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗлар турында кайгырту белән бәйле кешеләрнең һөнәри бәйрәме. Бәйрәм көне очраклы гына сайланмаган. Нәкъ менә шушы көнне 1701 елда Петр I – хәлсез, ярлы һәм ялгыз кешеләргә ярдәм итү өчен беренче дәүләт учреждениеләрен төзү турындагы Указга кул куя. Бу тарихи документ илебездә социаль яклауның заманча системасына нигез салды. Һөнәри бәйрәм алдыннан тантаналы чара узды, анда социаль өлкәдә алдынгы хезмәткәрләргә мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Авыр тормыш хәлендә калганнарга көн саен ярдәм итә торган бу игелекле һәм кирәкле һөнәрнең иң яхшы вәкилләрен хөрмәтләү бәйрәмнең үзенчәлекле атмосферасын тудырды.