“Агачта матур бизәкләр” - мастер-класс

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Агач савыт-сабаларны бизәп ясаган сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшьләр тарафыннан да югары бәяләнә. Шул сәбәпле, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең “Кояшкай” лагерына йөрүче укучылар өчен агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр.  Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Агачка рәсем ясау матурлыкны тудырырга, аны күрә белергә өйрәтә, кулларның эшчәнлеген, сизгерлеген арттыра.  Әлеге эшләнмәләрне интерьер бизәге буларак та, бәйрәмгә бүләк итү өчен дә кулланырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International