Сабантуй үткәрү өчен бүләкләр җыю

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

  Милли  бәйрәм - Сабантуй бәйрәме алдыннан ҖЧ «Игенче» җәмгыяте белгечләре һәм  хезмәткәрләре, авыл алдынгылары , мәдәният хезмәткәрләре    Шекше, Алан-Елга,  Сәрдә, Иләбәр,  Эзмә, Өтернәс авылларында бирнә җыю оештырды. Олыларны, яшьләрне, балаларны берләштереп үткәрелгән йола, быел да оешкан төстә узды.

Авыл урамнарында гармун тавышы тынмады, хуҗабикәләр өстәлләр әзерләп  бәлешләр һәм тәм-томнар белән каршы алдылар.

  Милли һәм хәрби киемнәрдә , Бөек җиңү елын искәртеп махсус бизәлгән машиналарда бирнә җыю - искиткеч итеп оештырылган иде.

  Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зөфәр улының сугыш чоры балаларын, тыл  ветераннарын аерым  котлап бүләкләр тапшыруы  бик тә ихтирамга лаеклы гамәл булды.

  Өлкәннәребез , аларга күрсәткән игътибарлары һәм кайгыртулары, онытмаулары, хәлен белүләре, күңел җылысы бирүләре өчен  чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International