Балаларны яклау көне-Бәхетле балачак бәйрәме. Балалар җәй башын һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр. "Балачак планетасы" дип аталган күңелле һәм шатлыклы бәйрәм безнең приютта узды. Без бу көнне бәйрәм рухы тудырырга, балаларны күңелле уеннар, җырлар, биюләр белән сөендерергә тырыштык. Шулай ук аниматорлар белән күңел ачу-уен программасы да узды. Чара барышында балалар күңелле һәм дустанә атмосферага чумдылар. Алар кызыксынып һәм дәртләнеп сорауларга җавап бирделәр, шаян табышмакларны чиштеләр. Конкурслар күңелле һәм мавыктыргыч узды. Бу көнне битараф һәм пассив егетләр булмады, барысы да бик теләп уеннарга кушылдылар. Күңел ачу, көлү һәм яхшы кәеф атмосферасы хөкем сөрә иде. Иганәчеләребезгә ярдәмнәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә эшегездә уңышлар һәм сәламәтлек телибез.