Бүген, 6 март көнне Финанс – бюджет палатасы коллективы кызларын ишек төбеннән үк Владимир Ильич Ленин һәм ләлә чәчәкләре көтә иде. Әлбәттә, бәйрәм иртәсе котлаулар һәм матур җырлар белән дәвам итте. "Матур язгы бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм, сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек телим! Өегездә һәм күңелегездә мәхәббәт яшәсен, ә кәефегез һәрчак язгы кояш кебек күтәренке булсын» дип, оешма җитәкчесе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Музыкаль бүләк итеп район мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруында иң матур җырлар яңгырады.
Яз бәйрәме белән, сөекле хатын-кызлар
Яз белән бергә безгә гаҗәеп матур бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне-8 Март килә.
6 март көнне, әлеге бәйрәм алдыннан, Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрелде һәм интернатның хатын-кыз социаль хезмәтләрләр алучыларын бәйрәм белән котладылар.
6 нчы март көнне безнең балалар йортында «Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча бердәм куркынычсызлык көне» булып узды.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
сәгать 14 тән 18 гә кадәр. 2026 ел, 7 март
2026 елның 7 мартында көннең икенче яртысында һәм кичендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән 1-2 км га кадәр күз күреме начараюы һәм 15-17 м/с тизлектәге көчле җил көтелә.
2026 елның 4 мартында Казанның Бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең контроль‑хисап палаталары хезмәткәрләре арасында бадминтон буенча беренче турниры узды.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә Саба муниципаль районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән очрашу булды. Очрашу барышында җәмгыятьтә хатын-кызның күпкырлы ролен ачып бирүче әңгәмә үткәрелде. Очрашуда катнашучылар илебез тарихының иң мөһим битләренең берсенә — Бөек Ватан сугышында хатын-кызларның роленә аерым игътибар бирделәр. Чара укучыларга Ватанның тарихи мирасын тирәнтенрәк аңларга, өлкән буынга хөрмәт тәрбияләргә, гаилә кыйммәтләренең әһәмиятен аңларга ярдәм итте.
2026 елның 1 июненнән Татарстанда балалары булган гаиләләр социаль ярдәмнең яңа чарасын - ел саен бирелә торган гаилә түләүләрен ала алачак
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге производствода зыян күргән гражданнарга 31 яңа автомобиль тапшырды
Т.Шытсу төп мәктәбендә 5-9 сыйныф укучылары өчен «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды. "Аҗаган" -укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү чараларының берсе, ул балаларга хисләр өермәсе бүләк итә һәм башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыра.