Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
сәгать 14 тән 18 гә кадәр. 2026 ел, 7 март
2026 елның 7 мартында көннең икенче яртысында һәм кичендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән 1-2 км га кадәр күз күреме начараюы һәм 15-17 м/с тизлектәге көчле җил көтелә.
2026 елның 4 мартында Казанның Бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең контроль‑хисап палаталары хезмәткәрләре арасында бадминтон буенча беренче турниры узды.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә Саба муниципаль районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән очрашу булды. Очрашу барышында җәмгыятьтә хатын-кызның күпкырлы ролен ачып бирүче әңгәмә үткәрелде. Очрашуда катнашучылар илебез тарихының иң мөһим битләренең берсенә — Бөек Ватан сугышында хатын-кызларның роленә аерым игътибар бирделәр. Чара укучыларга Ватанның тарихи мирасын тирәнтенрәк аңларга, өлкән буынга хөрмәт тәрбияләргә, гаилә кыйммәтләренең әһәмиятен аңларга ярдәм итте.
2026 елның 1 июненнән Татарстанда балалары булган гаиләләр социаль ярдәмнең яңа чарасын - ел саен бирелә торган гаилә түләүләрен ала алачак
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге производствода зыян күргән гражданнарга 31 яңа автомобиль тапшырды
Т.Шытсу төп мәктәбендә 5-9 сыйныф укучылары өчен «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды. "Аҗаган" -укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү чараларының берсе, ул балаларга хисләр өермәсе бүләк итә һәм башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыра.
28 фервраль көнне Байлар Сабасында "ЧанаФест-2026" фестивале булып узды. Фестивальдә Түбән Шытсу һәм Югары Шытсу мәдәният йортлары актив катнаштылар. Алар үзләренең үзенчәлекле чаналарын тәкъдим итеп, грамота һәм акчалата призга ия булдылар.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә беренче сыйныф укучылары өчен истәлекле вакыйга - “Әлифба бәйрәме” булып узды. Укучылар белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә балаларның әти-әниләре дә катнашты. Укучылар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте. 1нче сыйныф укучылары, Әлифбаны өйрәтүдә зур тырышлык куйган укытучыларына,әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.
5 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында массаж буенча шәфкать туташы аз хәрәкәтләнүче өлкәннәр өчен нейрогимнастика дәресләре үткәрде. "Нейрогимнастика" - игътибар һәм хәтер үсеше өчен гади хәрәкәтләр. Ул хәрәкәтне һәм игътибарны берләштерә: бу күнегүләр ярымшарлар эшен активлаштыра, хәтерне, координацияне һәм стресска каршы торучанлыкны яхшырта. Нейрогимнастика баш миенә һәм тәнгә килешеп эшләргә ярдәм итә. Шулай ук дәресләр барышында концентрация, хәтер һәм тигезләнеш хисе яхшыра. Йомшак һәм артык йөкләнешсез шөгыльләнсәң, барлык яшьтәгеләр өчен дә ярый.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә 1сыйныф укучыларының Әлифба бәйрәме уздырылды.Укучылар үзләренең матур чыгышлары белән әти- әниләрен сөендерделәр.Аларга алга таба белем үрләрен яулауда уңышлар телибез.