Түбән Шытсу төп мәктәбендә 1сыйныф укучыларының Әлифба бәйрәме уздырылды.Укучылар үзләренең матур чыгышлары белән әти- әниләрен сөендерделәр.Аларга алга таба белем үрләрен яулауда уңышлар телибез.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре һәм иртәнге гимнастика уткәрелә.
Ифтар – изге Рамазан ае вакытында дини йола. Менә инде күп еллар рәттән без бу җәмгыятьтә төрле елларда эшләгән ветераннарны һәм белгечләрне Ифтар мәҗлесенә чакырыбыз.
Саба районы прокуратурасы таләбе буенча «Саба» ҖЧҖ һәм «Шәмәрдән икмәк кабул итү предприятиесе» АҖ җитәкчеләре РФ КоАПның 7.1 маддәсе буенча (җир кишәрлеген үз белдеге белән алу) һәркайсына 20 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча вазыйфаи затларның җир кишәрлекләрен чикләнмәгән дәүләт милкенә кертелгән коммерция максатларында үз белдеге белән файдалануга юл куйганнары ачыкланган.
“Хәрби патриотик айлык” кысаларында Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбендә әти –әниләр өчен кышкы спартакиада үткәрелде. Үз сыйныфлары өчен ярышырга килгән әти – әниләр төрле спорт уеннарында көч сынаштылар. Балаларның да үз әти –әниләре өчен җан атып торулары ярышларда катнашучыларга җиңү дәрте өстәде.
2026 елның 3-4 мартында Яр Чаллы шәһәрендә И.С.Утробин истәлегенә 2008-2009, 2010-2011, 2012-2013 елгы егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары узды.
Алдынгылар Хәрәкәте рәисе Шәрифуллин Ансар Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында "Сәламәт яшәү рәвеше. Ничек көчле һәм чыдам булырга?" дигән тема астында бакчада тәрбияләнүчеләр белән спорт төрләре, сәламәтлек һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның көндәлек режимы турында фикер алышты.
Мамалай авыл клубында күптән түгел кыска вакытлы ялга килгән СВО катнашучысы И.Шиһапов белән очрашу узды. Очрашу күңелле һәм җылы шартларда узды, сугыш хәрәкәтләре, җиңүгә таба барган авыр юлда нинди авырлыклар һәм сынаулар узарга туры килүе турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Ул үзенең дуслары, авыр минутларда бер-берсенә дусларча ярдәм итүләре турында сөйләде. Очрашу ахырында барысы да солдатка нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм тизрәк җиңү белән кайтуын теләделәр.
Сатыш авылы мәдрәсәсе музее хезмәткәрләре, балалар белән бергәләп, Ватанны саклаучылар көненә багышланган стенгазета-котлау ясадылар. Стенгазетлар һәрвакыт теләсә кайсы интерьерның бәйрәм бизәлешендә бар.
Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны без сәламәтлекнең дуслары дип атыйбыз.
Бигәнәй авылы балалар бакчасында фельдшер Исмагилова Ильмира балаларга витаминнар, аларның төрләре, сәламәтлеккә йогынтысы турында сөйләде.