Алдынгылар Хәрәкәте рәисе Шәрифуллин Ансар Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында "Сәламәт яшәү рәвеше. Ничек көчле һәм чыдам булырга?" дигән тема астында бакчада тәрбияләнүчеләр белән спорт төрләре, сәламәтлек һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның көндәлек режимы турында фикер алышты. Активист белән "Күңелле стартлар" үткәрелде, анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар төрле уеннарда көч сынаштылар. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. Моны һәрвакыт балаларга да, өлкәннәргә дә истә тотарга кирәк.