2026 елның 3-4 мартында Яр Чаллы шәһәрендә И.С.Утробин истәлегенә 2008-2009, 2010-2011, 2012-2013 елгы егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары узды.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Өстәмә белем бирү «Олимп " спорт мәктәбендэ тәрбияләнүче Милютин Иван 3 урынны яулады. Молодец! Спортчы һәм аның тренер-укытучысы Таипов Илназ Илгиз улын котлыйбыз.
Сәламәтлек, уңышлар һәм тыныч күк йөзе телибез!