Ифтар – изге Рамазан ае вакытында дини йола. Менә инде күп еллар рәттән без бу җәмгыятьтә төрле елларда эшләгән ветераннарны һәм белгечләрне Ифтар мәҗлесенә чакырыбыз.
Бөек Рамазан ае белән хуҗалык җитәкчесе Зарипов Алмаз Зөфәр улы котлады. Күңел тынычлыгы, муллык, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.
Мөдәррис хәзрәт Гыймранов эчтәлекле вәгазь сөйләде. Ул изге Рамазан аеның сыйфатлары, гыйбадәт кылу һәм ураза тоту үзенчәлекләре турында таныштырды.
Ветераннар игелекле эшләре, мул итеп әзерләнгән өстәлләре өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр, иминлек, сәламәтлек теләделәр.
Изге эшләр һәркемгә яхшылык белән кайтсын!