Яз бәйрәме белән!

2026 елның 6 марты, җомга

Бүген, 6 март көнне Финанс – бюджет палатасы коллективы кызларын ишек төбеннән үк Владимир Ильич Ленин һәм ләлә чәчәкләре көтә иде. Әлбәттә, бәйрәм иртәсе котлаулар һәм матур җырлар белән дәвам итте.   "Матур язгы бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм, сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек телим! Өегездә һәм күңелегездә мәхәббәт яшәсен, ә кәефегез һәрчак язгы кояш кебек күтәренке булсын» дип, оешма җитәкчесе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Музыкаль бүләк итеп район мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруында иң матур җырлар  яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International