6 нчы март көнне безнең балалар йортында «Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча бердәм куркынычсызлык көне» булып узды.
Максат: һәр тәрбияләнүче куркынычсызлык кебек мөһим өлкәдә мөмкин кадәр саклансыннар өчен омтылу.
Көн дәвамында безнең яшь җәяүлеләр өчен мавыктыргыч уен дәресләре һәм танып белү әңгәмәләре оештырылды. Алар барысы да юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл билгеләре илендә мавыктыргыч сәяхәттә булып кайттылар. Барысы да юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган кроссвордны чишеп, үз белемнәрен бик теләп тикшерделәр, ныгыттылар.