ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Электр линияләрен ремонтлауга бәйле рәвештә 2025 елның 24 июлендә Полевая, Аграрная, Ясная, Алмагач, Балачак, Ватан, Тургай, Балкыш урамнарында электр энергиясен сүндерү планлаштырыла.

атарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация -кисәтү

2025 елның 23 июлендә Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда балалар  өчен «Оста куллар»дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Музей хезмәткәрләре чарада катнашучыларны декоратив-гамәли сәнгатьнең кайбер төрләре, технологияләрне һәм материалларны тикшерү ысуллары белән таныштырдылар. Аннары катнашучылар үзләренең барлык фантазияләрен чынбарлыкка аштырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2025 елның 22 июлендә «Олимп» стадионында Саба муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләре арасында җиңел атлетика буенча сайлап алу ярышлары узды. Ярышларны ачу тантанасында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын отличие билгесен Хисамиев Камил Фәһеметдин улына тапшырды. Бу бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткән актив һәм сәламәт кеше өчен лаеклы бүләк. Камил Фәһеметдин улын шушы мөһим вакыйга белән котлыйбыз! Чара тренер Җиһаншин Илшат җитәкчелегендә зарядкалаудан башланды. Аннары ярышларда катнашучылар 40 яшькә кадәрге һәм 40 яшьтән өлкәнрәк яшь категорияләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 100 метрга йөгерүдә үзләренең спорт осталыкларын күрсәтә алдылар. Моннан тыш, спортчылар 4х100 команда эстафетасында катнаштылар, ул ярышларга динамика һәм команда рухы өстәде. Катнашучылар теләге буенча, йөгерү нәтиҗәләре ГТО комплексы исәбенә керәчәк. Без барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм яңа спорт казанышларын көтәбез!

Тэги: ОДМС ГТО Саба

2025 елның 23 июлендә «2025 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2025 елга бурычлары» мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. ТР Финанс министры Марат Фәйзрахманов 2025 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2025 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында доклад белән чыкты. Үз чыгышында ул 2025 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 276,4 млрд.сум күләмендә керүен билгеләп үтте. Республика бюджеты 231,2 млрд. сумга үтәлгән. Җирле бюджетларга 45,2 млрд. сум акча тупланган. "Бүгенге күрсәткечләр әле тынычланыр өчен сәбәп түгел. Агымдагы елда бюджет үтәлеше бик киеренке. Узган ел белән чагыштырганда табышка салым буенча керемнәр кими. Министрлыкларга бюджетка түләүләрне тәэмин итүче предприятиеләрнең җитештерү күрсәткечләрен анализлау эшен активлаштырырга, киләчәктә салым керемнәре буенча аларның фаразларын карарга кирәк", - дип ассызыклады республика Рәисе Р.Н.Миңнеханов үз чыгышында. Бюджетны тулыландыру өчен мөһим резерв дип ул салым бурычын атады, ул 1 июльгә 11,7 млрд сум тәшкил итә. «Аны кыскарту буенча чараларны дәвам итәргә кирәк - бу мәсьәлә даими рәвештә игътибар үзәгендә булырга тиеш», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

 


22
июль, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның 21-27 июлендә Россиядә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының тематик атналары кысаларында баш мие сәламәтлеген саклау атнасы уза.

Тэги: хастаханә

Татавтодор бүлекчәсе Тимершык - Мичән арасындагы юлны төзекләндерү эшләрен дәвам итә. Бүгенге көндә юлга ком түшәү эшләре башкарыла.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Бүген, "Яшьлек" яшьләр үзәге, скандинавия таягы белән йөрү буенча мастер-класс оештырды.       

Бүген «Балкыш «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Шәмәрдән авылының "Яшьлек" яшьләр үзәге белән берлектә скандинавия йөреше буенча озын гомер адымнары мастер-классы үткәрделәр.
 

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

Һәр кеше үзенең туган һәм яшәгән урынын ярата. Бу урын – ул аның туган ягы. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International