Түбән Шытсу авылында аренда йорты төзелеше дәвам ителә. Әлеге программа яшь белгечләргә уңайлы шартлар тудыру, яшьләрне авылга җәлеп итү максатыннан эшләнелә. Йорт төзелешен ООО "ПМК 159" оешмасы башкара.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә чүп үләннәрен чабу эше башкарылды. Трактор техникасы белән булышлыкны ООО "СХП Шытсу" җәмгыяте күрсәтте.
Югары Симет урта мәктәбе укучылары җәйге ялларын хезмәт белән үткәрәләр. Алар җирлек биләмәсендә урам-тыкрыкларның печәнен чабалар, мәдәният йорты тирәләрен чисталыкта тоталар, Җаваплылыгы чикләнгән “Симет” җәмгыятендә төрле эшләр башкаралар.
Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авылында җирлек юлларын ремонтлау эше башланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкара.
Курсабаш авыл җирлегенә караган Түбән Утар авылында, урам уты лампалары светодиод яктырткычларга алыштырылды. Эшне Балтач районының "Энергоресурс" ААҖ башкарды.
Курсабаш авылында җирле әһәмияттәге юлларда чокырларны ремонтлау уздырылды. Ремонт эшләре Дорожная һәм Совет урамнарында башкарылды. Эшләрне "МДСУ - 1"ҖЧҖ башкарды.
Саба муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре арасында җирле үзидарә көненә багышланган чара