Көзге квест-уен

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе

2-4 класс укучылары мавыктыргыч көзге квест-уенда катнаштылар. Чараны Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды. Укучылар әлеге квест-уенда  көзге күренешләр турында белемнәрен күрсәтеп кенә калмадылар, елның бу матур фасылы турында да күп яңалыклар белделәр. Уенда балалар зирәклек һәм иҗади якын килүне таләп иткән төрле биремнәрне чиштеләр. Алар командада бергәләп эшләделәр, Бу һәркемгә яхшы сыйфатлар күрсәтергә һәм яшьтәшләре белән аралашуда кыйммәтле тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International