Невролог-табиб Төхфәтуллин Фиргать Фәнил улы Инсультны профилактикалау буенча тәкъдимнәре белән уртаклашачак.
Инсульт - баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы, ул вакытта баш мие кислород җитмәүдән интегә, бу нерв күзәнәкләренең үлеменә китерә. Ә инде барысы да белгәнчә, алар тернәкләнмиләр. Нәрсәдән нәтиҗә ясыйбыз, иң яхшысы аның үсешен профилактикалау булачак, һәм әлбәттә инде, беренче чиратта, мин беренчел профилактиканы күздә тотам.
Инсультны булдырмау өчен модификацияләнә торган куркыныч факторларын бетерүгә юнәлдерелгән махсус чаралар эшләнгән. Инсультны профилактикалау беренче чиратта кан басымын нормальләштерүне үз эченә ала-ул 140/90 мм.рт. тан ким булырга тиеш. моның өчен медикаментоз булмаган чаралар – аш тозын куллануны чикләү, саф һавада көн саен тиз атлап йөрү (атнага кимендә 30 минут 5 көн) артык тән авырлыгын бетерү кулланыла. Югары басымны медикаментоз коррекцияләү гипотензив чаралар билгеләүне үз эченә ала. Әгәр артериаль басым озак вакыт эчендә һәм югары саннарга кадәр күтәрелсә, кагыйдә буларак, бер үк вакытта берничә дару кабул итәргә кирәк.
Ә менә тәмәке тартудан һәм алкогольне чиктән тыш кулланудан баш тартырга кирәк. Спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң беренче 10-20 минут эчендә басым кими. Әмма күпмедер вакыттан соң кан тамырлары спазмы барлыкка килә, бу кан басымының кискен сикерешенә китерә. Нәтиҗәдә аневризм барлыкка килү куркынычы арта. Шуның белән бергә, алкоголь организмны сусызландыра, бу тромблар барлыкка килүгә китерергә мөмкин.
Моннан тыш, тәмәке тартканда тромбозлар куркынычы арта, эндотелий – кан тамырларын түшәүче катлам зарарлана, бу исә атеросклеротик бляшкалар үсешенә ярдәм итә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, тәмәке тартудан баш тартканнан соң беренче биш ел эчендә инсульт куркынычын яртылаш киметергә мөмкин.
Һәм, әлбәттә, алкоголь һәм тәмәке ярдәмендә стрессны киметергә кирәкми. Аны җиңәргә релаксация техникасы, медитация, якын кешеләр белән аралашу, яраткан хоббилары, саф һавада йөрү, җитәрлек йокы ярдәм итәчәк. Әгәр бу чаралар җитәрлек булмаса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Инсультны профилактикалауда липид (май) алмашын нормальләштерү чаралары: диета саклау, адекват физик активлык һәм, күрсәткечләр булганда, дару препаратлары кабул итү мөһим роль уйный. Холестерин дәрәҗәсен киметү өчен диетаның төп принцибы-хайваннардан алынган майларны (майлы ит, казылык, каты сырлар, май, майлы эремчек) чикләү һәм яшелчәләрне, татлы булмаган җиләк-җимешләрне, ярмаларны, диңгез балыкларын һәм диңгез продуктларын югары куллану. Липид алмашы бозылу, атеросклероз, диетотерапиянең нәтиҗәсезлеге булганда табиб кан холестеринын киметә торган чаралар билгели ала. Иң нәтиҗәле чаралар – статиннар. Алар кандагы холестерин дәрәҗәсен киметә һәм кан тамырлары стенкасының торышына уңай йогынты ясый. Статиннар чагыштырмача куркынычсыз, әмма аларны кабул иткәндә һәр 3 ай саен канның бавыр ферментлары (АЛТ, АСТ) дәрәҗәсенә биохимик анализ тапшырырга кирәк. Фибратлар, никотинамид төркеменнән препаратлар сирәгрәк билгеләнә.
Тромбообразованиене профилактикалау өчен канның үзлелеген киметә торган препаратлар билгелиләр. Болар-эчәклектә эрүчән тышчалы таблеткаларда ацетилсалицил кислотасы препаратлары һәм клопидогрель. Йөрәк алды фибрилляциясе, йөрәк авырулары, йөрәктә ясалма клапаннар, йөрәк эчендәге тромблар булган пациентларга көчлерәк чаралар – антикоагулянтлар билгеләнә. Аларга варфарин һәм яңа антикоагулянтлар (дабигатран, ровироксабан, апиксабан) керә. Варфаринның төп аермасы шунда ки, аны кабул иткәндә даими рәвештә МНО күрсәткеченә кан анализы тапшырырга кирәк (Халыкара нормальләшкән мөнәсәбәт). Ул 2 һәм 3 арасында булырга тиеш.
Яңа антикоагулянтларны кабул итү лаборатор контроль таләп итми, әмма алар кыйммәтрәк һәм йөрәк алды фибрилляциясендә генә кулланыла. Шикәр диабеты вакытында Инсультны профилактикалау өчен кан глюкозасы дәрәҗәсен кан глюкозасы һәм гликировкаланган гемоглобин күрсәткечләре буенча катгый контрольдә тоту мөһим. Кырыс диета һәм эндокринолог билгеләгән препаратларны кабул итү – кан глюкозасы дәрәҗәсен уңышлы тикшереп торуның төп өлешләре.
Әлеге профилактика чараларын үтәү сезгә инсульт килеп чыгу куркынычын булдырмаска ярдәм итәчәк һәм шуның белән озак еллар дәвамында тормыш сыйфатының югары дәрәҗәсен тәэмин итәчәк.
Сәламәт булыгыз!