ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Олы Шыңар авыл җирлеге командасы хезмәт коллективларының һәм авыл җирлекләренең ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында уңышлы чыгыш ясады. Аларны котлыйбыз һәм киләчәк ярышларда уңышлар телибез.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Прокуратура бинасында торак-коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның җыелган бурычларын түләттерү ведомствоара эшче төркеме киңәшмәсе булды. Көн тәртибенә  куелган мәсьәлә буенча иң элек Саба  күптармаклы  җитештерү  предприятиесе  директоры Раил Йосыпов  чыгыш ясады. Ул гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен  бурычларын түләтү буенча проблема саклануын, халык арасында аңлату эше алып барылуын билгеләп  үтте.  Шулай да, халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурычы 1,8 миллион  сумга җиткән. Шәмәрдән күптармаклы җитештерү  предприятиесе хезмәт   күрсәткән авылларда  яшәүчеләр арасында да әҗәтлеләр  шактый. Бу хакта  хуҗалык җитәкчесе Альмир Шәйхетдинов белдерде. Коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның бурычы 1,6 миллион сум тәшкил итә.

Олы Кибәче авыл җирлегендә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә даими рәвештә хәйрия акцияләре оештырыла. Менә шушы көннәрдә Кече Кибәче авылы мәчетендә волонтер Нуретдинова Гөлзифа җитәкчелегендә хатын-кызлар өй токмачы кисеп, чәк-чәк әзерләделәр. Бу ризыклар егетләребезне ерактагы хезмәт урыннарында җылытсын һәм тиздән җиңүгә көч бирсен.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Катнаш парлы разрядта Галина Гороховатченко Максим Назаркин (Мәскәү) белән бергә көмеш медальләр яулый. Хатын-кызлар арасында парлы разрядта Галина Нороховатченко һәм Саратов шәһәреннән Малика Алиева турнир җиңүчесе булдылар. Каирдан җиңү эстафетасы Курган шәһәренә ЛИН арасында "Россия Кубогына" күчерелә. " Саба кайда - шунда җиңү ". "Алга Татарстан". "Алга Россия"!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Саба шәһәр җирлеге башлыгы катнашында җыелыш узды

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Саба муниципаль районының инфраструктура үсеше бүлеге объектта әзерлек эшләре турында хәбәр итә.

Тэги: окс ОКС

18
ноябрь, 2025 ел
сишәмбе

Саба муниципаль районының инфраструктура үсеше бүлеге яшьләр үзәге төзелешенең агымдагы торышы турында хәбәр итә.

Тэги: окс ОКС

18нче ноябрь көнне МБМБУ  Саба 1нче «Шатлык» балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен «Театральләштерелгән эшчәнлек аша балаларның сөйләм телен үстерү” темасына район семинары узды. Катнашучыларны балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар сәламләде. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Саба муниципаль районында «Сәламәтлек саклау " милли проектын гамәлгә ашыру

Тэги: окс ОКС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International