13 нче август көнне Явлаштау урта мәктәбе укучылары өчен авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Без «Юк!» дип әйтәбез» дигән темага мәгълүмати сәгать уздырды.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Санкт-Петербург шәһәрендә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Рәсәй Чемпионатында, 1 нче урынны яулады.Котлыйбыз!
9 август көнне Югары Утар авылында, «Саба чишмәләре» берләшмәсе, авыл халкына урам концерты тәкъдим итте.
Концерт барышында матур җырлар яңгырады, халык уеннары уйнатылды. Тамашачылар концерт программасыннан коч алдылар,рэхэтлэнеп кунелле ял иттеләр, рәхмәтләрен белдерделәр.
Түбән Утар авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Түбән Утар авылының 9 Май урамы халкы өчен капка төбендә “Кич утыру” оештырылды.Чарада, гармунга кушылып җырлап утыру, татар халык уеннары уйналды. Соңыннан яше, карты самавыр кайнатып чәй эчеп, үзләре алып килгән күчтәнәчләр белән сыйландылар.
“Курсабаш” җәмгыяте авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ашлык урып-җыю эшенә керештеләр. Булган уңышны югалтуларсыз җыеп алуларын теләп калабыз. Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле игенчеләр!
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Санкт-Петербург шәһәрендә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Рәсәй Чемпионатында, 2 нче урынны яулады.Котлыйбыз!
Түбән Утар авыл клубында кинофильм карау үткәрелде. Балалар һәм өлкәннәр бик теләп кинофильм карадылар, аралыштылар, ял иттеләр.
13 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече «Тулган ай» фольклор коллективы өчен күңелле һәм истәлекле кичә – «Игры молодости» оештырды.
13 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре балалар өчен гипстан сыннар ясау, төсле лизун, квиллинг панносы буенча «Волшебство из гипса» дигән мастер-класслар үткәрделәр.
2025 елның 14 августында ТР Дәүләт Юрбюросының Саба бүлекчәсе баш белгече Рәшит Ахунов Шәмәрдән авылында СВОда катнашучыларның гаиләләренә күчмә консультация үткәрде.