2025 елның 17 ноябрендә Саба районының «Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбендә» Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре өлкән сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде. Көн саен, сатып алулар ясаганда, теге яки бу хезмәтләр алганда – без барыбыз да кулланучылар булып торабыз. Цифрлы технологияләр үсеше яктысында сатуның дистанцион методлары торган саен популярлаша бара, шуңа күрә товарның сыйфатын, аның рекламада яки җитештерүче сайтында белдерелгәнгә туры килүен һәрвакытта да урында тикшереп булмый. Һәм моның белән иртәгә үк бүгенге мәктәп укучыларына очрашырга туры киләчәк.
Гражданнарның хокукый хәбәрдар булуы-җитештерүченең үз өстенә алган йөкләмәләрен үтәвен контрольдә тотуның төп механизмы.
Чара барышында мәктәп укучылары белән кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның һәм «коррупциягә каршы тору турында»гы Федераль законның кайбер нормаларын карадылар. Укучыларга ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәрә торган кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада турында искә төшерделәр.