"Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе" ндә чын иҗади тылсым башланды! "Талант-ул син"конкурсы старт алды. Бу бәйгедә балалар үзләренең сәләтләрен төрлечә күрсәтә алачак: укучылар шигырьләрне тирән эчтәлекле башкару белән йөрәкләрне яулап алачак, вокалистлар тавышның тылсымы белән сихерләячәк, хореографлар ритм дөньясына тартачак, ә музыкантлар музыка коралларын оста үзләштерүләрен күрсәтәчәк.