Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы хакимиятенең инфраструктура үсеше бүлеге район халкына «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Олы Нырты авылында күп функцияле авыл мәдәният йорты төзелеше» проекты буенча эшләрнең барышы турында хәбәр итә.
Олы Нырты авылында заманча мәдәният һәм ял үзәген төзү-авыл халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга, халыкның барлык яшьтәге төркемнәренең иҗади потенциалын үстерүгә һәм эчтәлекле ялын оештыруга юнәлдерелгән мөһим социаль проектларның берсе.
Объектта эш алып баручы подряд оешмасы булып «Кукморстройпоставка» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тора.Хәзерге вакытта объектта әзерлек һәм нуль циклы эшләре актив алып барыла. Бүгенге көнгә подряд оешмасы белгечләре тарафыннан түбәндәге эш төрләре башкарылган:
Уңдырылы үсемлек катлавын (УҮК) алу;
Котлован казу;
Скважиналар бурение;
Бурмалы-коелган свайлар ясау;
Бурмалы-коелган свайларны скважиналарга төшерү;
Бетон әзерлек өчен калып корылышын төзү.
Бу чаралар киләчке бина нигезен салучы әһәмиятле беренче этап булып тора. Алар фундаментның һәм бөтен соңгы конструкциянең ышанычлылыгын һәм тотрыклылыгын тәэмин итә.
Саба муниципаль районы администрациясенең Инфраструктура үсеше бүлеге объекттагы эшләр барышын даими контроль астында тота һәм хәзерге вакытта башкарыла торган барлык операцияләр технологик таләпләргә туры килүен хәбәр итә.