18нче ноябрь көнне МБМБУ Саба 1нче «Шатлык» балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен «Театральләштерелгән эшчәнлек аша балаларның сөйләм телен үстерү” темасына район семинары узды. Катнашучыларны балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар сәламләде. Семинар кунаклары интеграцияләнгән бердәм белем бирү эшчәнлекләре, театральләштерелгән тамашалар, балаларның татар, рус, инглиз телләрендәге чыгышларын карадылар. Семинарның практик өлешендә педагоглар мастер-класслар күрсәттеләр, семинар темасы буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Семинар педагоглар арасында тәҗрибә уртаклашуга һәм театр эшчәнлеге ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсеше өлкәсендә аларның һөнәри компетентлыгын күтәрүгә ярдәм итте.