Олы Кибәче авыл җирлегендә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә даими рәвештә хәйрия акцияләре оештырыла. Менә шушы көннәрдә Кече Кибәче авылы мәчетендә волонтер Нуретдинова Гөлзифа җитәкчелегендә хатын-кызлар өй токмачы кисеп, чәк-чәк әзерләделәр. Бу ризыклар егетләребезне ерактагы хезмәт урыннарында җылытсын һәм тиздән җиңүгә көч бирсен.