Татарстан-илнең иң бай төбәкләренең берсе. Халык Татарстанның бай тарихы, аның хезмәт сөючән халкы белән горурлана. Дуслык һәм үзара аңлашу, һәркем турында кайгырту, туган җирне ярату, өлкәннәрне хөрмәт итү – болар барысы да күпмилләтле республикада тынычлыкны саклап калуга ярдәм итә. 30 август көнне Бигәнәй мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә балалар белән «Чәчәк ат, Татарстаным»дигән тематик сәгать үткәрелде. Чара барышында китапханәче Татарстан Республикасы тарихы, башкалабыз Казан, Татарстан символлары, Татарстанда яшәүче халыкларның күпмилләтле мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Китапларның тематик җыелмасына күзәтү үткәрелде. Аннары укучылар туган якны өйрәнү викторинасында катнаштылар, Татарстанның истәлекле урыннарын, республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен һәм гореф-гадәтләрен, танылган шагыйрь һәм язучыларның исемнәрен искә алдылар.
Туктар авылы клубы мөдире "Гәрәбә" фольклор коллективы белән игенчеләр алдында чыгыш ясады
Югары Симет авыл зиратында яңа койма тоту эше тәмамланды. Барлыгы 240 м койма тотылды. Әлеге эш үзарасалым акчасы хисабына эшләнде. Эшне сыйфатлы итеп ПМК-159 оешмасы башкарды.
"Симет" ҖЧҖ пай җире булган гражданнарга ашлык өләште. Бер пай җиренә өч центнер исәбеннән бодай бирелде.
Җәйнең гүзәллеге тирә - юньгә ямь биреп торучы чәчәкләрдә. Җәйге матурлыкны сурәтләүче "Чәчәкле Саба -2025" бәйгесенә бу көннәрдә йомгак ясалды. Нәтиҗәдә, Финанс - бюджет палатасы 2 урынга лаек булды.
Явлаштау авыл китапханәсе хезмәткәрләре күренекле драматург, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Ул-бүген дә гади халык арасында" дип аталган әдәби сәгать үткәрделәр. Чарада Туфан Миңнуллинның иҗатына күзәтү үткәрелде. Аның "Әлдермештән-Әлмәндәр", "Килен белән Кайнана", "Нигез ташлары, "Без бит авыл малае", "Авыл эте Акбай" әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде. "Мәдәни җомга" газетасының Туфан Миңнуллинга багышланган санына күзәтү үткәрелде.
Һәр елны 30 августта Татарстан Республикасының барлык халкы республикабызның иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсен — Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Консультация-кисәтү метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында
06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2025 ел, 31 август
31 августта көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил көтелә, тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитә.