28 ноябрь көнне Саба хәрби-диңгез флоты ветераннары Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар. Алар социаль хезмәт алучылар белән мавыктыргыч әңгәмә үткәрделәр. Армия сафларында хезмәт итүгә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Кызыклы тарихлар белән уртаклаштылар. Социаль технологияләр үткәрү өчен ротанглар бүләк иттеләр. Хәзер социаль хезмәтләр алучылар белән территорияне төзекләндерү өчен кәрзиннәр үрәчәкбез. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.