Шәмәрдән авылында 9 Май урамындагы яңгыр канауларын чистарту һәм төзекләндерү эшләре төгәлләнгән.
Коммуналь хезмәтләрнең һәм подряд оешмаларының бердәм эшләве нәтиҗәсендә территория тәртипкә китерелде: канаулар чистартылды, чүп-чар һәм җыелган яфраклар алынды, яңгыр сулары ирекле агып тора.
Бу язгы һәм көзге чорда су басуны кисәтүнең мөһим чарасы, ул халыкның уңайлылыгын һәм иминлеген арттыруга юнәлдерелгән.
Төзекләндерүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез һәм исегезгә төшерәбез: чисталык һәм тәртип-уртак җаваплылык —