ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Беренче сентябрь — безнең лицейның һәр укучысы өчен үзенчәлекле көн!

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

30 августта Шәмәрдән мәдәният йорты территориясендә Татарстан Республикасы көненә багышланган матур бәйрәм узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

2025 елның 29-31 августында Байлар Сабасында "Аргамак" картодромында Мини, Супер-Мини, ОК-junior, ОК, KZ2 классларында картинг буенча Россия чемпионатының 6 этабы һәм Беренчелеге һәм Микро классында РАФ академиясенең 6 этабы узды.

Тэги: ОДМС

«Яшьлек» яшьләр үзәге, Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Түбән Симет авыл клубы белән берлектә, бәйрәм уңаеннан яшьләр өчен спорт-күңел ачу программасы үткәрделәр.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

"Чәчәкле Саба - 2025" районкүләм конкурсында Шекше ФАПы быел да призлы урынга лаек булды. Конкурста актив катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Чөнки чәчәкләр күзләрне сөендерә, яхшы кәеф, шатлык, күңел күтәренкелеге бүләк итә.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

1 сентябрь Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка булды. Бу уку елында беренче сыйныфка 7 укучы килде. Тантаналы линейкада укучыларның ата-аналары, авыл җирлеге учреждениеләре җитәкчеләре һәм район вәкилләре катнашты. Алар барысы да укучыларны яңа уку елы белән котладылар, укуларында уңышлар теләделәр.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Бүген Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Алмаз Маулинны 35 яшь тулган көне белән тәбрикләп, иң матур теләкләр яңгырады. Әлеге тәбрикләмәгә кушып, шулай ук аның намуслы, белемле һәм һәр эшен җиренә җиткереп, төгәл башкаруы да билгеләп үтелде.

30 август көнне Югары Симет авылында Татарстан Республикасы көненә багышланган спорт һәм күңел ачу чарасы үтте.

Олы Нырты, Килдебәк мәдәният йорты, Язлы Арташ, Олы Арташ, Чабья Чурчи авыл клублары берлектә,«Дуслык»  агитбригадасы белән," Нырты" күмәк хуҗалыгы басуларында эшләүче ,кыр  батырлары   алдында  чыгыш ясадылар. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

29нчы август көнне Олы Нырты авыл җирлеге гражданнары җыелышы булды.Җирлек башлыгы Сәфәргалиев Рафис Зөфәр улы чыгыш ясады. Ул халыкны җирлекнең узган биш еллык эшчәнлеге белән таныштырды. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International