Юл хәрәкәте иминлеге инспекторы белән профилактик әңгәмә: иминлек һәм җаваплылык

2025 елның 29 ноябре, шимбә

Кичә Саба урта мәктәбендә укучылар белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы, полиция майоры М.И. Гатауллина белән профилактик әңгәмәсе булды. Укучылар белән мондый очрашу, планлы профилактик әңгәмәләр үткәрү-мәктәп һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторының уртак эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше.

Инспектор үз әңгәмәсендә урлау, талау, янап куркыту, тән җәрәхәтләре китерү кебек җинаятьләр кылган өчен җаваплылык мәсьәләләренә кагылды. Балаларга җинаять җаваплылыгының кайсы еллардан башлануы, теге яки бу хокук бозулар өчен нинди җәзалар кулланылуы аңлатылды. Укучылар белән сөйләшкәндә полиция хезмәткәре ничек итеп җинаять корбаны булмау турында сөйләде: тормыш һәм сәламәтлек куркынычсызлыгы, шулай ук шәхси әйберләрне саклау өчен җаваплылык мәсьәләләре күтәрелде. Әңгәмә барышында балалар сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International