Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне танын да дәрәҗәле итә.
Урып- җыю, басу-кырлардагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү — иң күркәм традицияләребезнең берсе.
25 нче ноябрь көнне район үзәгендә узган “Уңыш 2025 “ бәйрәмендә “Игенче “ҖЧҖ нән утыз өч булдыклы игенче-механизаторларыбыз, җаваплы белгечләр катнашты. Аларны игенчелекне үстерүгә, ил табынын баетуга ел әйләнәсе куйган хезмәтләрен бәяләп, бәйрәм тантанасына чакырдылар.
Сигез хезмәткәр сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнде. Шулар арасында: механизатор Газизов Минтимер, машина йөртүче Галимов Азат, уку йортларын тәмамлап эшкә килгән яшьләр Галимов Айтуган һәм Галиуллина Диләрә, бик тә хөрмәткә лаеклы булган ветераннарыбыз Кәримов Нәҗип, Шәймурзин Газинур,Саба аграр көллиятеннән килеп практик эшләр үтүче студентлар Кәримуллин Руслан һәм Хаҗиев Ильяслар бар.
Бәйрәмнең икенче өлеше "Алтын балык" ресторанында дәвам итте.
Мул табыннар артында кунак булып, хөрмәтләнеп, матур җырлар тыңлап рәхәтләнеп ял иттеләр.
Чакырылган барлыгы сиксән алдынгы хезмәткәрнең берсе дә бүләксез калмады.Хуҗалык җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы акчалата премияләр тапшырып, алар исеменә изге теләкләр, олы рәхмәт сүзләре җиткерде.