Әниләр көненә багышланган "Гади генә концерт"

2025 елның 29 ноябре, шимбә

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе - елның иң матур көне-Әниләр Көне. Һәркем җир йөзендәге иң якын һәм иң якын кешегә - әнигә игътибар бирергә, җылылык һәм кайгырту бүләк итәргә тырыша. 27 ноябрь көнне Түбән Симет авыл клубында Әниләр көненә багышланган "Гади генә  концерт" исемле бәйрәм концерт программасы үтте. Чара Югары Симет авыл җирлеге башлыгы И.Р. Әхмәдуллинның котлау сүзе белән башланып китте. Бу кичне әниләребезгә мәхәббәт һәм ихтирам сүзләре яңгырады, иң матур җырлар башкарылды. Концерт программасы музыкаль номерлар, тирән эчтәлекле шигырьләр уку белән баетылган иде. Залда гадәттән тыш матур һәм бәйрәмчә атмосфера хөкем сөрә иде. Тамашачылар чыгышларны сокланып карадылар һәм чын күңелдән шатландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International