Россиядә Әниләр көне ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу искиткеч һәм күңелне нечкәртерлек бәйрәм. Нәкъ менә әни яңа тормышка башлангыч бирә. Әниемне игелек, наз һәм кайгырту чолгап алган. Шуңа күрә әниләр көне-әниләребезгә «рәхмәт» әйтергә, аларга ихлас җылы сүзләр бүләк итәргә, аларны никадәр нык яратуыбызны кабат-кабат кабатларга менә дигән сәбәп. 28 ноябрьдә Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен Әниләр көненә багышланган "Дөньяда иң яхшы әни" дигән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Әниләр өчен брошка ясау буенча мастер-класс оештырылды. Чара барышында кунаклар табышмакларны чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, әкиятләрне искә төшерделәр, биремнәрне үтәделәр. Бәйрәм уңаеннан котлау җырлары белән социаль хезмәтләр алучы Госманов Рим чыгыш ясады. Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да гаять зур уңай энергия һәм якты тәэсирләр алды. Бәйрәм бик күңелле, игелекле булды һәм тату чәй эчү белән тәмамланды. Әниләрнең яхшы кәефе бәйрәмгә әзерләнүчеләргә иң яхшы рәхмәт сүзләре булды.




.jpg)