Бүген спорт комплекста төрле категориядәге мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында кул көрәше буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты узды.
Ярышлар уң һәм сул кулда үткәрелде, кагыйдәләр нигезендә, катнашучыларны авыру төрләре һәм авырлык категорияләре буенча бүлделәр.
Ярышларда катнашучыларны һәм җиңүчеләрне уңышлы чыгышлары, яхшы нәтиҗәләре һәм призлы урыннары белән котлыйбыз!
Бердәм бөтенроссия спорт классификациясенең разряд таләпләрен һәм шартларын үтәүгә һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгының 2025 елның 2 октябрь боерыгы нигезендә безнең "Саба-Арена" мәктәбе спортчыларына "спорт мастерлыгына кандидат" бирелде: - Галимуллин
Расул -бадминтон дисциплинасы, (тренер-укытучысы Зарипова Гөлнара Хәмит кызы). Расулне котлыйбыз, спорт осталыгының тагын да үсүен телибез! Тормыш юлындагы киртәләрне җиңел генә үтеп, мөмкин кадәр күбрәк югары нәтиҗәләргә ирешеп, һәрвакыт җиңүле юнәлештә барырга телибез! Тренерына сәламәтлек, илһам һәм мотивация телибез!
2025 елның 23 октябренә ашыгыч кисәтү
Кабак, ташкабак, цуккини, патиссон берьеллык бакча үсемлекләре булып торалар, кабаклылар гаиләсенә керәләр һәм уртак билгеләре күп. Кабакның туган иле булып Мексика санала, анда аны безнең эрага кадәр 3000 ел элек үк ашаганнар. Европада кабак һәм ташкабак XVI гасырда барлыкка килгән.
Район Советы сессиясендә депутатлар бертавыштан Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына Марат Рәшит улы Кәримов кандидатурасын расладылар.
Төп бурыч-диспансеризация узу, җирле халыкны профилактик карау һәм диспансер күзәтүе.
Профилактик чаралар авыр авыруларны иртә стадияләрдә, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары, онкология авыруларын ачыкларга ярдәм итә, бу исә үлем очракларын киметергә ярдәм итә.
Мобиль поликлиниканың эше "Сәламәтлек саклау"илкүләм проекты буенча алып барыла.
Иске йортларны, сарайларны сүтү -авыл җирлекләре өчен актуаль мәсьәлә. Оет авылында күптән түгел генә кулланылыштан чыккан иске йорт сүтелде.