6 гыйнвар көнне Сатыш авылы мәдәният йортында 2008 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Яңа Ел турниры булып узды. Бәйгедә Саба һәм Теләче районнарыннан 15 авырлык категориясе буенча 70 дән артык көрәшче катнашты. Көрәшчеләрне котларга Кыш бабай һәм Кар кызы да килгән иде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович, ООО "Саба" Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Шаймарданов Раиль Рафикович, ООО "Саба" оешмасы җитәкчесе Билалов Адель Альбертович иганәчелек ярдәме белән барлык көрәшчеләргә Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Спортчыларны һәм аларның тренерларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.