Шәмәрдәннең үзәк чыршысы янында яңа ел уеннары.

2026 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

Шәмәрдәннең үзәк чыршысы янында яңа ел уеннары.

11 нче январь көнне, кышкы ялларның соңгы көне булгангамы, үзәк чыршы янына байтак кеше җыелган иде. Бу көнне биредә ике коллектив- “Яшьлек” яшьләр үзәге һәм Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесе ял итәргә чыгучылар өчен төрле кызыклы уеннар, ярышлар үткәрде. Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт номерлары белән чыгыш ясады. Теләгән кеше җыр тыңлады, биеде,  икенчеләре уеннарда катнашты. Уенда катнашкан өлкәннәргә дә, балаларга да татлы бүләкләр өләшенде. Яллар тәмам. Бүгеннән яңа эш елы башланды. Яңа 2026 нчы ел барыбызга да яңа шатлыклар, илләребезгә тынычлык, иминлек алып килсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International