Россия Федерациясе президенты сайлаулары илнең сәяси тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе булып тора. Бу процесс җәмәгатьчелек тарафыннан зур игътибар һәм гражданнарның актив катнашуына бәйле. Тавыш бирү көнендә гражданнар сайлау участокларына килә, аларның шәхесен таныклый торган документ күрсәтә һәм кандидатлар исемнәре белән бюллетеньнәр ала. Аннары сайлаучылар программа һәм идеяләре, алар фикеренчә, ил мәнфәгатьләренә туры килә торган бер кандидатны сайлый. Курсабаш авыл җирлегендә дә халык үз сайлау участокларына килеп, сайлауларда актив катнашты.
Югары Утар авылында З. Хәбибуллин урамы, 20 адресы буенча "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше тәмамланып, кулланылышка тапшырылды .
Балалар бакчасында көннәр бик кызыклы үтә
Курсабаш авылында Төзүчеләр урамы, 18 адресы буенча "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше тәмамланып, кулланылышка тапшырылды.
Курсабаш авыл җирлегеннән Бәшәров Фәннур Шәйдула улы Иләбәр авылында узган чаңгы ярышында икенче урынны яулады. Котлыйбыз!
Курсабаш авыл җирлегенең волейбол буенча ир-атлар командасы район чемпионатында актив катнашты.
Курсабаш авыл җирлеге командасы Лесхозда узган чаңгы ярышларында актив катнашты.
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2024нче ел «Шәхесләр елы» дип игълан ителде. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музеенда “Туган якны өйрәнүчеләр” клубына йөрүчеләрнең чираттагы утырышында “Саба – даны шәхесләрдә” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Әлеге утырышта тарихчы, туган як төбәген өйрәнүче Сафин Ильдар Фатхулла улы Саба тарихы белән беренчеләрдән булып кызыксынган, өйрәнгән, архивларда эзләнүләр алып барган, район тарихында тирән эз калдырган, күп еллар буе җитәкче булып эшләгән -Хәмидулла Хуҗиәхмәтов турында сөйләде. Ул колхоз председателе булып 6 колхозда 30 елга якын эшли, колхозларда җитештерүчәнлекне нык күтәрә,шуңа да карамастан Саба тарихын барлый, язып бара, тарих белән кызыксынган кешеләрдән дә мәгълүмат туплый. Чарада катнашучылар үз фикерләрен җиткерделәр, әлеге утырыш мәгълүматка бай булды. Районыбызда шәхесләребезнең милләтебез өчен кылган эш-гамәлләрен халкыбызга җиткерү, аларның исемнәрен мәңгеләштерү безнең бурычыбыз.
Эзмә авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек буенча чаралар уза.