ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2024 ел
җомга

"Әкият" балалар бакчасының өлкән төркеме тәрбияләнүчеләре Шәмәрдән авылының янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә бардылар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

21 мартта дөньяда Халыкара урманнар көне яки Бөтендөнья урманнарны саклау көне билгеләп үтелә

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

24 мартта Шәмәрдән авылында чаңгы сезоны ябылачак.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

«Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре мәктәп укучыларына интернет куркынычсызлыгы турында сөйләделәр.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

20 нче март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече «Салават күпере» балалар бакчасының өлкән төркемендә тәрбияләнүче балалары өчен Халыкара урман көненә багышланган «Улыбнись природе» дигән кызыклы танып белү сәгате үткәрде. Бу чара кысаларында балалар урман атмосферасына чумдылар һәм аның уникаль экосистемаларын өйрәнделәр. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

2024 елның 21 мартында «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре спорт бәйрәмендә катнаштылар.

21 нче март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М.Фәтхуллина, Шәмәрдән авыл модель китапханәсе хезмәткәре Л.Д.Мөхәммәтҗанова белән берлектә, балалар өчен Бөтендөнья шигърият көненә багышланган «Стих и я...» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

20 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы, Шәмәрдән мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе А.А. Шакирова, Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәре А.Г.Гатауллина Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» («Сияние») VIII Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең зона турында катнаштылар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

17 март сайлауларның соңгы көнендә Шәмәрдән авыл җирлегенең Кырбаш авылында яшәүче керәшен татарлары Май чабу, ягъни Масленица бәйрәмен уздырды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Безнең тәрбияләнүчеләр, тәрбияче Дәүләтгәрәева Гөлсинә Зөфәр кызы җитәкчелегендә, республика бәйгесендә катнаштылар. «Идел буе халыклары чишмәләре " иҗат конкурсы төбәкара фәнни-гамәли конференция кысаларында үткәрелде.  Һәр номинациядә балалар призлы урыннар алды.

Катнашучыларны һәм аларның җитәкчесен җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Тэги: ОСЗ Тургай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International