ВФСК ГТО нормаларын бөтен коллектив белән тапшыруны дәвам итәбез!

2024 елның 22 марты, җомга

2024 елның 21 мартында «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре спорт бәйрәмендә катнаштылар. Дәүләт нормаларына ярашлы рәвештә, һәр яшь категориясе өчен сынау программасы үз эченә сыгылмалылык күнегүләрен, урыннан озынлыкка сикерүне, гәүдәне аркада ятып торудан күтәрүне, кулларны ятып таянып бөгеп һәм җәеп торуны, турникта тартылуны ала. Казанышларына карап, аларга «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының квалификация бүләкләре – алтын, көмеш яки бронза значоклар биреләчәк.

 Россиядә ГТО комплексын торгызу- үз көчеңә ышану, спорт белән шөгыльләнә башлау өчен искиткеч мөмкинлек. Ә нормативларны коллектив белән бергә үтәү -  эшләүче яки укучы кешеләрнең берләшүенә, дустанә мөнәсәбәттә булуларына ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International