«Стих и я...» шигърият сәгате

2024 елның 22 марты, җомга

21 нче март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М.Фәтхуллина, Шәмәрдән авыл модель китапханәсе хезмәткәре Л.Д.Мөхәммәтҗанова белән берлектә, балалар өчен Бөтендөнья шигърият көненә багышланган «Стих и я...» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр. Монда алар шигырьләр, фантазия һәм иҗат дөньясына чумдылар. Бу сәгатьтә балаларның матур шигърият дөньясы белән танышу, иҗади потенциалларын һәм илһамын шигырьләр аша ачу өчен зур мөмкинлеге булды. Төрле уеннар һәм күнегүләр аларга үз фикерләрен һәм хисләрен сүз аша белдерергә һәм беренче әдәби шедеврларын булдырырга мөмкинлек бирде. Чара җылы һәм дусларча атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International