Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр уткәрелә.
Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Бөтенроссия урман турында белемнәр көне кысаларында, мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Кәримуллина Э. Т. укучылар белән "Кешегә урман ни өчен кирәк? " дигән темага әңгәмә үткәрде.
Эзмә авыл жирлегендәге пожарный гидрантлар кар көртләреннән чистартылды.
Олыяз авылы мөслимәләренә ифтар мәжлесе үткәрелде.
Һәркемнең иминлеге һәркемнең иминлегенә бәйле!
20 март көнне Саба район китапханәсендә “Мин кулыма китап алам” видео-бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү чарасы уздырылды. Бәйге “Без тарихта эзлебез”; “Безнең заман”; “Иң яхшы видеобизәлеш”, "Иң креатив видеоролик" номинацияләрендә билгеләнде. Җиңүчеләрне Саба район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы тәбрикләде. Чара реконструкциядән соң заманлаштырылган яңа китапханә буйлап экскурсия белән башланды. Аннары бәйгедә урын алган видеолар күрсәтелеп, катнашучылар видео төшергәндә нинди вакыйгалар белән очрашулары, уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Чара җиңүчеләр белән бергә шәм ясау буенча мастер класс белән тәмамланды.
Олы Кибәче авылының "Фәнил" мәчетендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым ифтар мәҗлесләре оештырылды. Бу мәҗлесләрнең иганәчеләре шушы авыл егетләре- Газизуллин Фәнис Рәис улы, Гәрәев Айрат Рәис улы һәм Шәкуров Рәмзил Рифкать улы.