Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Бөтенроссия урман турында белемнәр көне кысаларында, мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Кәримуллина Э. Т. укучылар белән "Кешегә урман ни өчен кирәк? " дигән темага әңгәмә үткәрде. Бу тема мәктәп укучыларын экологик тәрбияләүнең бер звеносы булып тора, ул балаларны урманның күптөрлелеге турында белемнәрен киңәйтергә һәм аларны табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.