ВИЧ-инфекция - кеше иммунодефициты вирусы китереп чыгарган кешенең йогышлы авыруы.
Татарстан Республикасы буенча ВИЧ-инфекция буенча тотрыклы эпидемиологик хәл күзәтелә һәм Татарстан ВИЧ-инфекция таралуның уртача дәрәҗәсе булган төбәкләргә карый.
Татарстан Республикасы территориясендә 1987 елдан 1.12.2023 елга кадәр барлыгы 29857 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән, 13.03.2024 елга 15536 кеше исәптә тора, шуларның 144е-балалар. Шулай итеп, республика халкының 0,4 проценты ВИЧ - инфекцияле яки 250 кешенең 1се-ачыкланган очраклар, ә тагын күпме кеше тикшерелмәгән булып кала.
Саба районында 13.03.2024 елга ВИЧ-инфекциянең 37 очрагы ачыкланган, 26 кеше исәптә тора. Шул исәптән 2024 елның соңгы чорында 1 авыру ачыкланган.