Елыш авыл клубында Нәүрәз бәйрәме уңаеннан кызыклы уеннар, җыр-бию белән үрелеп алып барылган тамаша оештырылды. Ахырдан барлык авылдашлар өчен Ифтар ашы булды.
Югары Шытсу авылында Нәүрәз бәйрәме булып узды. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан кызыклы уеннар оештырылды. Ахырдан бәйрәм боткасыннан барлык кунаклар, катнашучылар авыз итте.
Шекше авыл җирлеге бинасын ремонтлау эшләре дәвам итә
Шекше авылында мәчет манарасын ремонтлау башланды
Шекше “Сокол” командасы уенчылары Казан шәһәрендә турнирда катнаша
17 мартта Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре " Карга боткасы” дигән йола- бәйрәме оештырдылар. Алып баручылар бәйрәмдә катнашучыларны сәламләделәр, барысына да тынычлык, иминлек теләп бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Борынгы заманда кешеләр язны үз канатларында кара каргалар китерә дип уйлаганнар. Шуңа күрә кара каргалар килгәч, халык Карга боткасы пешергән.
19 март көнне Тимершык урта мәктәбендә сыйныф җитәкчеләренең район семинары булып узды.
21 март бөтен дөньяда Даун синдромы көне буларак билгеләп үтелә. Мондый үзенчәлекләре булган балаларны тәрбияләүче аналарга никадәр авыр икәнлеге турында сөйләмәячәкмен.. Бу синдромга кешеләргә карата кыенлыклар күбрәк.... Дөньяда сәламәтлек һәм җылы кеше мөнәсәбәтеннән мөһимрәк нәрсә юк. Боларның барысы да булмаганда, тормыш мәгънәсе югала, өметсезлек барлыкка килә.. Психик авырулары булган балаларны тәрбияләүче ата-аналарга аеруча авыр. Чөнки балаларны тәрбияләү безнең төп миссиябезгә керә, аны үтәү өчен без бу җиргә җибәрелдек. Актив яшәү рәвеше, спорт һәм физик культура белән шөгыльләнү балаларыбызның бәхетле тормышына өмет бирә. Бу зур двигатель, локомотив, озак вакыт социаль изоляциядә булган гаиләләр өчен мотивация, чөнки аларның сәламәтлеге шундый үзенчәлекле бала тапкан. Без Ләйсән белән дуэт буларак, әни белән кыз, кулны кулга тотып спортны яулыйбыз. Яңа 2024 нче елны бик актив башладык, яңа зур җиңүләр һәм казанышлар булсын🙏 Рәхмәт тренерларыбызга🙏🤝алар ярдәмендә без алда тагын да зур унышларга ирешербез🤝🤝🙏😍 Без бүген дөньякүләм масштабтап Трисом Уеннарында. Хәерле ярышлар насыйп итсен, Әмин🙏 Һәркемгә яхшылык, яктылык, шатлык, җылылык һәм иминлек 🙏 🤝
20 нче март көнне Олы Нырты балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның математик үсешендә дидактик уеннарның роле” темасы астында семинар булып узды.