Сыйныф җитәкчеләре семинары

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

19 март  көнне Тимершык урта мәктәбендә сыйныф җитәкчеләренең район семинары булып узды.  Һөнәри ориентациянең бердәм моделен гамәлгә ашыру темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Балаларда юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча чыгыш тыңланды.   Семинар барышында укучылар үзләре кызыксынган шөгыльләре буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Түгәрәк өстәл артында алга куйган максатлар белән таныштырылды, семинарны Саба мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча начальник урынбасары Ханафиева А.Ш. йомгаклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International