" Карга боткасы” йола- бәйрәме

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

17 мартта Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре " Карга боткасы” дигән йола- бәйрәме оештырдылар. Алып баручылар бәйрәмдә катнашучыларны сәламләделәр, барысына да тынычлык,  иминлек теләп бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Борынгы заманда кешеләр язны үз канатларында кара каргалар китерә дип уйлаганнар. Шуңа күрә кара каргалар килгәч, халык Карга боткасы пешергән. Шулай итеп алар кошларның килүенә һәм язга шатланганнар.  Бәйрәмдә балалар халык уеннары уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, кошларны ашаттылар. Барлык катнашучыларны да  ботка белән сыйладылар. Яңгырлар вакытында яусын һәм кояшлы көннәр күп булсын һәм мул уңыш булсын өчен  гадәт буенча  бер кашыкны – туендыручыбыз - җиргә, бер кашыкны - суга, бер кашыкны - күккә бирәләр. Кошларгада  язны алып килгәннәре өчен рәхмәт йөзеннән ботка калдырдылар. Чара ахырында барысы да тәмле "Карга боткасы" , хуш исле чәй һәм кайнар коймак белән сыйланды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International