“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның математик үсешендә дидактик уеннарның роле” темасы астында семинар

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

20 нче март көнне Олы Нырты балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның математик үсешендә дидактик уеннарның роле” темасы астында семинар булып узды. Анда тәрбиячеләр, терәк бакча җитәкчесе Файзрахманова Р.Ф., мәгариф идарәсенең баш белгече Гөмәрова Л.М. катнашты. Семинар барышында инглиз теле укытучысы Латипова Д.М., тәрбияче Хаҗиева А.М. балалар белән ел дәвамында үзләштергән материалларга нигезләнеп бердәм белем бирү эшчәнлеге күрсәттеләр. Тәрбияче Хафизова Р.Х. “Яхшы спикер булу серләре” дип аталган мастер класс оештырды. Соңыннан үткән чарага ныклы анализ ясалды, фикерләр алышынды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International